news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида "Мәдәниятләр бергәлеге" фестивалендә милли киемнәр парады узды

“Мәдәниятләр бергәлеге” фестиваленә Әлмәт, Чаллы, Баулы, Мамадыш шәһәрләре, Саба һәм башка район кунаклары кушылган.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Менделеевскида “Мәдәниятләр бергәлеге” II халыкара гармунчылар һәм баянчылар фестивале кысаларында милли халык костюмнары парад-йөреше узды, дип хәбәр итә “Менделеевск” мәгълүмат үзәге.

Парад “Яшьлек” мәдәният йортыннан урамнар буйлап “Ушков утраулары” паркына кадәр барган. Милли халык костюмнары парад-йөрешендә Менделеевский районы мәдәният учреждениеләре вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашкан.

“Мәдәниятләр бергәлеге” фестиваленә Әлмәт, Чаллы, Баулы, Мамадыш шәһәрләре, Саба һәм башка район кунаклары кушылган. Биредә рус, татар, керәшен, удмурт, мари һәм башка халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, теле, мәдәнияте чагылган.

Чара концерт программасы белән дәвам иткән, күргәзмә эшләгән. Фестиваль ахырында иң яхшы гармунчы һәм баянчылар билгеләп үтелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100