news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида корнхолл буенча ярыш булды

Ярышта өченче буын кешеләре катнашты.

Менделеевскида корнхолл буенча ярыш булды
«Менделеевск яңалыклары»

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Менделеевскида инвалид кешеләр һәм пенсионерлар арасында корнхол буенча ярышлар үткәрелде. Вакыйганы Сталинград сугышында Җиңү көненә багышладылар.

Корнхолл — иң борынгы Америка уеннарының берсе, ул беренче тапкыр XIV гасырда телгә алынган. Анда ике кеше, команда да, ике-дүрт катнашучы уйный ала. Уенның төп мәгънәсе гади кебек — капчык белән уен кырында тишеккә эләгү, әмма моның өчен билгеле бер күнекмә кирәк. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза.

Бу уен беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук шашка һәм өстәл теннисы да уйнадылар.

Уенарны инвалидлар җәмгыяте  «Форпост» үзәге, «Патриот» клубы, «Бондюжский» һәм «Карповец»территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләре белән бергә оештырды.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырдылар. Чара бергәләп чәй табыны янына җыелу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot