news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида контракт төзегән хәрбиләргә ярты миллион сум түләү билгеләнгән

Татарстанның Менделеевск районында 2023 елның 18 августына кадәр контракт төзегән барлык хәрбиләргә 500 мең сум күләмендә өстәмә түләү кертелә. Тулаем алганда, Менделеевск районыннан контрактлы хәрбиләр берьюлы 695 мең сум акча алачак. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Бер тапкыр бирелә торган 195 мең сумлык федераль түләүдән һәм контракт төзегәндәге район түләве — 500 мең сумнан тыш, махсус хәрби операция зонасында булганнарга ай саен 204 мең сум түләнә. Шулай ук социаль һәм ташламалы гарантияләр дә бар: тупланма-ипотека системасы аша Россия Оборона министрлыгы хисабына торакны тиз арада сатып алу мөмкинлеге, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитацияләнү, 20 ел хезмәт иткәннән соң ташламалы пенсиягә хокук, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы», — дип сөйләде район башлыгының коррупциягә каршы тору һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе Илнур Әкбәров.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, контракт буенча хезмәткә сәламәтлек торышы буенча яраклы булган 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85549) 2 14 35 яки 8-953-412-28-83. Татарстанда шулай ук контракт нигезендә хезмәт итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. 117 кыска номерына шалтыратып, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100