news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида ире үтергән хатынны һәм аның балаларын җирләү өчен акча җыялар

Кичә Менделеевскида ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән.

(Чаллы, 4 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Менделеевскида яшәүчеләр кичә ире үтергән хатынны һәм аның ике улын җирләүдә туганнарына ярдәм итү өчен акча җыя башлады.

Акчаны мәрхүмәнең әнисенең хисап номерына җыялар. Ул өч якын кешесен җирләячәк.

“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, кичә төнлә ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән. Тагын бер бала - 12 яшьлек үги улы тәрәзәдән чыгып качкан. Хәзер бала белән психологлар эшли.

Үтерүчене тоткарлаганнар. Ир-ат якыннарын көнләшү аркасында үтерүен сөйләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot