Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида ике яшьлек улын даими рәвештә кыйнаган өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр
Хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында ике яшьлек улын кыйнаган һәм мунчада бикләп тоткан өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Апрель аеннан май аена кадәр 22 яшьлек хатын үзенең кечкенә улын даими рәвештә кыйнаган. Баланы салкын мунчада бикләп тоту тәрбиянең тагын бер ысулы булган.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Ул балалар йортында үскәнен һәм балага үзе белгән тәрбия алымнарын куллануын әйткән.
Прокуратура «Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә бурычларны үтәмәү» һәм «Җәберләү» маддәләре нигезендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган.
Суд хатын-кызны гаепле дип тапкан һәм 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 15 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән. Мондый карар хатын-кызның тагын бер яңа туган баласы булганлыктан кабул ителгән.
Ике яшьлек малайны әнисеннән алганнар, ул бала йортына урнаштырылган. Хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз