Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм иттеләр
Моряклар һәм ветераннар сугышчы-интернационалистлар мемориалына чәчәкләр салды.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Менделеевск районында яшәүчеләр Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә кушылды. Үзәк вакыйга сугышчы-интернационалистлар мемориалы янында узды. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы язган.
Моряклар һәм ветераннар мемориалга чәчәкләр салды. Иске Гришкино авылыннан Виталий Федоров сүзләренчә, Хәрби-диңгез флоты көне хәрби киемне кияргә, дуслар белән очрашырга һәм армия көннәрен искә төшерергә бик яхшы сәбәп булып тора. Ул Севастопольдә хезмәт иткән.
Сергей Тараканов тантанага хатыны Роза һәм игезәк оныклары белән бергә килде. Ул 1985-1988 елларда Тын океан флотында су асты көймәсендә хезмәт иткән. «Армия дисциплинага, мөстәкыйльлеккә һәм сабырлыкка өйрәтте, холкын чыныктырды», — диде моряк.
Бәйрәмдә катнашучыларны Башкарма комитет вәкиле Сергей Метальников һәм хәрби комиссариат Сергей Залуженко сәламләде.
Залуженко сүзләренчә, Менделеевск районында элек флотта хезмәт иткән яки хезмәт итүче 270тән артык кеше исәпләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз