Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида «Геройлар узышы»нда хәзинә эзләячәкләр
9 августта Менделеевскида «Татарстанда җәй» проекты кысаларында өченче мәртәбә «Геройлар узышы» узачак. Быел каршылыклар аша узышу буенча ярышлар Россия Кубогы статусында узачак һәм анда бөтен илдән 10 меңгә якын кунак килер дип көтелә.
12 километр озынлыктагы трассада кырыкка якын сынау, көч һәм команда биремнәре, су каршылыклары, чыдамлылыкка һәм тапкырлыкка башка элементлар булачак. Әмма төп сынау төбәк тарихы белән илһамланган аерым риваять – «Татарстан алтыны» хәзинәсен эзләү була.
Оештыручылар интрига да саклап калган: «Татарстан алтыны» дигән серле сүздә нәрсә яшеренгәне әлегә сер булып кала. Әмма бу вакыйга сюжетының Россия империясенең яшерелгән алтын запасы турында риваятькә нигезләнгәне билгеле. Бу версия буенча, революциягә кадәрге чорда 5 мең алтын коелмасыннан торган хәзинә Бондюгта күмелгән булырга мөмкин. Бондюг – Менделеевскиның элекке атамасы.
«Безнең Геройлар узышы» быел кабат «Чорлар көрәше» форматында уза, бу катнашучыларга да, тамашачыларга да өстәмә рух тудыра. Тарихи рух бөтен трассаны биләп алсын өчен без бөтен сынаулар өчен дә риваятьләр уйлап чыгардык. Бу китапларны кабат укып чыгу һәм империя алтынының кайда яшерелгәнен искә төшерү өчен яхшы сәбәп дип уйлыйм», – диде Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.
2025 елның үзенчәлеге – каршылыклар буенча ярышларга Россия Кубогы статусы бирелү, бу монда катнашуны тагын да абруйлырак итә. Атлетларны, хәрбиләрне, корпоратив командаларны һәм актив ял яратучыларны көч, чыдамлылык һәм команда рухын чын мәгънәсендә тикшерү көтә.
Чара Татарстанда уздырылу тарихында иң массакүләм булыр дип көтелә: бу көнне Менделеевскига 10 меңнән артык кунак киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз