news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида Дан аллеясен реконструкцияләүнең икенче этабы Җиңү көненә тәмамлана

Менделеевскида Дан аллеясен реконструкцияләүнең икенче этабы Җиңү көненә тәмамлана

Җиңү көненә Менделеевскида Дан аллеясен реконструкцияләүнең икенче этабын ачуга әзерлиләр. Аның нигезе әзер диярлек, мемориал диварларын төзү эшләре бара. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева хәбәр итте.

Якын арада территорияне яшелләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру һәм яктырту системасын монтажлау этабы башлана.

Аллеяны яңартуның беренче этабы узган ел төгәлләнде. Ул вакытта җәяүлеләр юлларының бер өлешен төзекләндерү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылды.

Икенче этапта өслекләрне, яктырту баганаларын һәм кече архитектура формаларын алыштыру, шулай ук яңа мемориаль комплекс урнаштыру каралган.

Искәртик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot