news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар

Ул "Спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары" республика программасы буенча гамәлгә ашырылды.

Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар
mendeleevskyi.ru
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Менделлевск яңалыклары", Рахиля Мирзаянова). Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар, дип яза район басмасы. 
 
Ул "Спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары" республика программасы буенча гамәлгә ашырылды.
 
Тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, чаңгы спортын сөючеләр катнашты.
 
"Безнең районда әлеге спорт төре популяр, – дип белдерде Валерий Сергеевич. – Заманча модуль базасы куллануга тапшырылгач, актив ял итүчеләр саны тагын да артыр дип ышанам. Комплектта кар машинасы булуы да яхшы. Димәк, яктыртылган чаңгы юлы һәрвакыт чиста булачак".
 
Тасманы кисеп, символик ачкычны "Батыр" спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариевага тапшырганнан соң, кунаклар бина белән танышты, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot