news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида Чаллы белгечләре махсус операциядә катнашучыларны тернәкләндерәчәк

Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляев йомгаклау матбугат конференциясендә Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнар өчен реабилитация үзәге оештырылачагын белдерде. Психологик ярдәм шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына күрсәтеләчәк. Бу эшкә Чаллыдан белгечләр җәлеп ителәчәк.

«Без хәзер гаиләләргә дә, балаларга да, геройларыбызга да, кайтачак ир-егетләргә дә ярдәм итү буенча зур проект әзерлибез. Без аны Чаллы психологлары белән эшлибез, билгеле бер эшче төркем булдырдык», – дип хәбәр итте муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Төрле тән җәрәхәтләренннән һәм башка зыян килүләрдән соң тернәкләнү өчен шәһәрнең актив озын гомер үзәге базасында физик реабилитация үзәге дә булдыру планлаштырыла. Проект гыйнвар аенда гамәлгә ашырыла башлаячак.

Хәзер Менделеевский муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән хәрби хезмәткә киткән 12 кеше «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында һәм мобилизациягә алынган 182 кеше катнаша.

Гыйнварда кирәкле җиһазларны хәрбиләргә тапшыру өчен махсус операция зонасына икенче тапкыр барырга җыеналар. Аларга тепловизорлар, квадрокоптерлар, рация, төнлә күрү җайланмалары, «УАЗ» автомобиле һәм башка бик күп әйберләр алып барачаклар.

Радмир Беляев техниканы һәм гуманитар йөкне хәрбиләргә үзе тапшырачак. «Сукмак салынган инде, безнең егетләр белән шәхсән аралашырга һәм гуманитар йөкне тапшырырга безнең делегация составында барачакмын», – дип сөйләде журналистларга район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot