news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Бөек Ватан сугышында катнашучы Билал Вәлиев белән хушлаштылар

Менделеевскида Бөек Ватан сугышында катнашучы Билал Вәлиев белән хушлаштылар
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте

Менделеевскида Бөек Ватан сугышында катнашучы Билал Вәлиев вафат булган. Аңа 98 яшь иде.

Мәрхүм белән Хезмәт урамында ул яшәгән йорт ишегалдында хушлаштылар. Анда район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галиева чыгыш ясады. Ул Билал Вәлиевнең Туган иленә намуслы хезмәт итүен һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булуын билгеләп үтте.

Хәрби комиссар Сергей Залуженко, Иҗтимагый совет рәисе Сәлим Хәбибуллин, Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге һәм төзәтү колониясе вәкилләре фронтовикның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Билал Вәлиев 1926 елның 18 гыйнварында Чувашиядә туган. 1943 елның ахырында 17 яшьлек егет сугышка китә. Беларусь фронтында сугыша, 359нчы укчылар полкында автоматчы була. Аннары сугыш тәмамланганчы Минск, Борисово, Оршова, Брестта тылда була. 1950 елда демобилизацияләнгән. «Германияне җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Билал Вәлиев Эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлый һәм күп еллар эчке эшләр органнарында, 10нчы төзәтү колониясендә хезмәт итә. Өч бала үстергән һәм тәрбияләгән, аның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы калган.

Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100