Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида «Безнең йорт – Татарстан» халыклар дуслыгы бәйрәме узды
Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итте.
Фестивальнең максаты – Татарстан халыкларының бердәмлеген ныгыту һәм аларның күпмилләтле мәдәниятен популярлаштыру.
Чарада республиканың тугыз районыннан – Алабуга, Әгерҗе, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Кукмара, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәреннән 500дән артык катнашучы җыелган.
Барлык коллективлар һәм ялгыз башкаручылар фестиваль катнашучылары дипломнары белән бүләкләнгән.
Зона сайлап алу туры нәтиҗәсендә сайланган иң яхшы коллективлар 4 ноябрьдә Казанда узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз