news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

Компетентлы жюри һәр эшне темасы, бизәлеше, сыйфаты һәм видеоны монтажлау, үзенчәлеге буенча бәяләде.

Менделеевскида беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр
mendeleevskyi.ru

(Менделеевск, 10 декабрь. «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» , Анжела Райсян). Менделеевскида «Әни — кояшым минем» беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгене Валерий Замятин оештырды. Катнашучыларга иҗади формада иң якын һәм газиз кешеләре — әниләре турында сөйләргә кирәк булды. Видеокотлаулар, фотоколлажлар һәм фотопрезентацияләр кабул ителде.

Агымдагы елда Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Әгерҗе, Түбән Кама, Мамадыш, Лениногорск, Тукай, Мөслим районнарыннан, Казаннан мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән һәм мәктәпләрдән 220 конкурсант көч сынашты.

Компетентлы жюри һәр эшне темасы, бизәлеше, сыйфаты һәм видеоны монтажлау, үзенчәлеге буенча бәяләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot