news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең XVII чираттан тыш конференциясе булды

Анда партия бүлекчәсендәге кайбер үзгәрешләр хакында хәбәр иттеләр

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Форумда “Бердәм Россия” Татарстан региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, региональ сәяси совет секретаре урынбасары Виктор Бударин, партиянең беренчел оешмаларыннан делегатлар, район советы депутатлары, сәяси совет әгъзалары, партия хәрәкәте активистлары һәм аның яклылар катнашты, дип хәбәр итә “Менделеев яңалыклары”.
Сәяси совет секретаре урынбасары Зөфәр Сәгъдиев конференцияне ачып җибәрде һәм район башкарма комитет җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин, партиянең югарыдагы бүлекчәсе вәкиле Виктор Бударин һәм җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Садовникованы президиумга чакырды. Партия әгъзалары Сергей Лисютин, Марина Тетерина һәм Лариса Сабировалар рәислегендәге мандат, исәпләү һәм редакцион комиссияләр составын сайлаганнан соң, конференциядә катнашучылар көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне билгеләде: партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы составына үзгәрешләр турында; ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар турында; ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайланачак депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслау. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Зөфәр Сәгъдиев чыгыш ясады. Сәяси совет секретаре Рөстәм Гафаров үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату сәбәпле, шәхси гаризасы нигезендә аны сәяси совет составыннан чыгару турында “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлек карарын яклауны тәкъдим итте. Делегатлар Рөстәм Гафаровның үтенечен бертавыштан канәгатьләндерде. Яшерен тавыш бирү белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы составына башкарма комитет җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин бертавыштан сайланды. Партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Виктор Бударин форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Гафаровның партиянең Татарстан региональ бүлеге һәм Менделеевски бүлекчәсенең абруен үстерүдә керткән өлешен билгеләп үтте.
Делегатлар депутатлыкка кандидатлар исемлеген расладылар. Башкарма комитет җитәкчесе сәяси советы утырышында Таһир Хөрмәтуллин бертавыштан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре итеп сайланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot