news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида балык тоту фестивале махсус операциядә һәлак булган хәрбиләргә багышланды

Менделеевск районының Бәзәкә авылы янында боз өстендә балык тоту буенча беренче фестиваль узды. Чара махсус операция зонасында батырларча һәлак булган хәрбиләргә, шулай ук Аркадий Самуткин истәлегенә багышланды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Анда Менделеевск, Чаллы, Әгерҗе шәһәрләреннән һәвәскәрләр һәм спортчылар катнашты.

Аркадий Самуткин Украинада Бахмутта махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Фестивальне Аркадийның әти-әнисе һәм якыннары, «Мендельфиш» спорт балыкчылык клубы оештырды. Чараны үткәрүне район башлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рашат Фәизов хуплады.

Тамашачы балык тоту барышын зур кызыксыну белән күзәтте. «Мормышка» дисциплинасында һәвәскәрләр катнашты, «калкавыч»та төп составта спортчылар булды.

Фестивальнең иң яшь катнашучысы Эдгар Баһаветдинов яхшы нәтиҗә күрсәтте. Йомгаклар буенча, калкавыч белән балык тотуда беренче урынны Александр Архипов алды. Икенче урында – Александр Кефисс, өченчедә – Айдар Зарипов.

«Мормышка»да беренче урында Булат Гусманов, икенче – Кирилл Скворцов, өченчедә – Винер Әхмәтвәлиев.

Фестиваль иң яхшыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100