news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида азык-төлек кибетенә үтеп кергән яшүсмер тоткарланган

Бинада егетне әйберләр җыеп салынган пакеты белән тотканнар.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Росгвардиячеләр төнлә Менделеевскида азык-төлек кибетенә үтеп кергән яшүсмерне тоткан. Бу хакта көч ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртәнге сәгать өчтә патруль хезмәткәрләре Профсоюз урамындагы кибеттә сигнализация эшләве турында мәгълүмат ала. Бинаны тышкы яктан карагач, алар аның тыл ягыннан пыяла ишеге ватылуын күреп алган.

Росгвардиячеләрнең берсе чыгу юлын сакларга калган, ә икенчесе администратор белән сәүдә залын карарга киткән.

Бина эчендә йортның фасад ягыннан чыгып китәргә теләгән егет табылган. Аның кулында урланган товар белән пакет була.

Ачыкланганча, 17 яшьлек егет күптән түгел иреккә чыккан булган. Ул анда шундый ук җинаять өчен утырган.

Егетне алга таба тикшерү өчен полицейскийларга тапшырганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100