Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида мобилизацияләнгәннәрнең гаиләсенә куратор беркетәләр
Менделеевск районы җитәкчелеге һәм депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очраша. Алар бер атна дәвамында 150 гаиләдә булды. Бу турыда хакимияттә узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Радмир Беляев сөйләде. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Мондый очрашуларда актуаль мәсьәләләр һәм аларны чишү юлларын, яшәү шартларын тикшерәбез. Һәр гаиләгә район хакимиятеннән һәм депутаттан куратор билгелибез. Бер атна эчендә мобилизацияләнгәннәрнең 150 гаиләсендә булдык. Без үзебезнекләрне ташламыйбыз һәм һәр мобилизацияләнгән ир-ат, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтеләчәк», — диде район башлыгы.
Аның сүзләренчә, җирле бюджет һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы белән төрлечә ярдәм күрсәтелә. Мисал өчен, җир участогына бәйле документларны рәсмиләштерүгә ярдәм күрсәтү, терлек асрау өчен азык һәм дарулар илтү һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз