news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида 2 млн сум үзләштергән кулланучылар кооперативы хезмәткәрен хөкем иттеләр

Хатын-кыз мошенниклык, акчаны үзләштергән һәм туздырган өчен 4 ел да 2 айга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителде.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Партнер 2» кредит кулланучылар кооперативының 56 яшьлек хезмәткәре Елена Симененкова клиентларның акчаларын урлаган өчен хөкем ителде, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Суд ачыклаганча, 2012 елның февраленнән 2015 елның мартына кадәр Симененкова кулланучылар кооперативы клиентларының шәхси мәгълүматларын карый алган һәм шуннан файдаланган. Ул клиентлар һәм аларның поручительләре исеменнән ялган займ килешүләре төзегән. Шулай итеп ул 527 мең сум үзләштергән.

2011 елның май аеннан 2014 елның апреленә кадәр клиентларның займ килешүләре буенча түләгән 1,4 млн сумнан артык акчаны кассага кертмәгән, ә үзләштергән.

Ул үз гаебен таныган. Менделеевск районы суды аны мошенниклык, акчаны үзләштерүдә һәм туздыруда гаепле дип таныган. Хатын-кыз 4 ел да 2 айга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100