Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида 1460 гектар җирдә көзге культуралар чәчелгән
Әлеге күрсәткеч эш планының 24 процентын тәшкил итә
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Менделеевски муниципаль районы кырларында механизаторлар берьюлы берничә эш башкара – уҗым культуралары чәчүгә туфрак әзерлиләр һәм планда каралган мәйданга арыш чәчәләр, туңга сөрәләр, дип хәбәр итә “Менделеев яңалыклары”.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 31 августка 1460 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, бу планның 24 проценты. Планлаштырылган 17138 гектарның 3612сендә туңга сөрү башкарылган. Шулар белән беррәттән, хуҗалыклар орлык фондын әзерлиләр. Хәзерге вакытта 1459 тонна сабан культуралары орлыгы әзерләнгән, бу тиешле күләмнең 61 проценты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз