Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск заводында эшчеләргә хезмәт хакы буенча 6,5 млн сумлык бурычны түләгәннәр
Татарстан Прокуратурасы таләбе белән Менделеевскидагы силикат кирпеч заводы эшчеләренә хезмәт хакы буенча 6,5 миллионлык бурычны түләгәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итте.
«Силикат кирпеч заводы» җәмгыятенең 82 хезмәткәренә 2024 елның февраль-май айларында хезмәт хакы түләнмәве ачыкланган. Хезмәт хакы түләү буенча бурыч 6,5 миллионнан артып киткән. Шуннан соң завод эшчеләре күзәтчелек ведомствосына күмәк мөрәҗәгать җибәрә.
Прокурорлар катнашыннан соң эшчеләрнең хезмәт хокуклары яңартыла, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча каплана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз