news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск үзәк хастаханәсендә – яңа баш табиб

Кичә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Менделеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә яңа баш табибны тәкъдим итте

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Менделеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә яңа баш табибны тәкъдим итте. Мөслим Гилев моңа кадәр Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары, шәһәр Башкарма комитеты дәвалау бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган.
Мөслим Гилев 1998 елда Ижау дәүләт медицина академиясендә укып, “дәвалау эше” белгечлеген ала. 1998-1999 елларда Яр Чаллының кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уза. 2008 елда шунда нейрохирург булып эшкә урнаша. 2008-2009 елларда шәһәрнең 5-нче санлы шәһәр хастаханәсе нейрохирургы вазифасын башкара, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot