Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск хәрбиенә заманча протез һәм «Акыллы йорт» бүләк иттеләр
«Ватанны саклаучылар» фонды Менделеевск хәрбие Максим Сорокинга заманча протез һәм «Акыллы йорт» җайланмасын тапшырды. Максим махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация буенча катнашкан. 2023 елның язында Максим фронттан каты яраланып кайткан.
«Ватанны саклаучылар» фонды ярдәме белән Максим янәдән актив һәм тулы тормыш алып бара алачак.

Хәрбигә заманча спорт протезы һәм «Акыллы йорт» системасы белән җиһазландырылган җайланма тапшырганнар.
Фонд вәкилләре координаторга башкарган хезмәте һәм хәрбигә даими ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз