news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск шәһәрендә фатир ишегенә ут төрткәннәр

янгын сүндерүчеләр маскалар киеп кереп, подъезддан кешеләрне чыгарган.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Менделеевск шәһәрендә биш катлы йорттагы бер фатирның агач ишегенә ут төртеп киткәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Пушкин урамындагы биш катлы йортта фатир ишеге яну турында хәбәр кичә 13.52 сәгатьтә 112 номерына килде", - дип сөйләделәр идарәдә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр куе сасы төтеннең фатирларга да керә башлавын күргән. Алар маска киеп, алты кешене подъезддан алып чыккан. Бу кешеләр арасында ике бала да булган.

Янгын 4 квадрат метр мәйданда булган. Башлангыч мәгълүмат буенча, ишеккә билгесез кешеләр ут төрткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot