Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районының Монай авылында Буяулар фестивален бишенче тапкыр үткәрделәр
Фестивальдә бию флешмобы, төрле бәйгеләр булды, бүләкләр уйнаттылар.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Менделеевск районы Монай авылында Буяулар фестивале узды. Авыл халкы популяр чараны бишенче мәртәбә үткәрә. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза.
Оештыручыларның берсе Любовь Калягина пандемия аркасында быел фестиваль үткәрелмәячәк, дип борчылулары турында сөйләде.
«Урамда чаралар үткәрергә рөхсәт бирелү белән, беренчеләрдән булып үткәрергә булдык», — диде Любовь Калягина. Биредәге бала-чага фестивальне түземсезлек белән көтте.
Фестивальдә бию флешмобы, төрле бәйгеләр булды, бүләкләр уйнаттылар.
Чара буяулы дискотека белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз