Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районының баш архитекторы ришвәт алуда гаепләнә
Баш архитектор төзелешкә рөхсәт биргән өчен 48 мең сум акча таләп иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Менделеевск районының баш архитекторы ришвәт алуда гаепләнә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына тикшерүчеләргә якын торган чыганак.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, әле 2016 елның октябрендә үк Менделеевск районы Башкарма комитеты баш архитекторына бер эшкуар ханым мөрәҗәгать иткән. Ул төзелә торган объектка рөхсәт алу өчен ярдәм сораган.
Моның өчен баш архитектор 48 мең сум акча таләп иткән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, эшкуар баш архитекторга ул сораган акчаны биргән.
Тикшерү комитеты берьюлы ике маддә (ришвәт алу һәм вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану) җинаять эше кузгаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз