news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районының Бәзәкә авылында боз астыннан балык тоту ярышына җыелдылар

Чараны Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

(Менделеевск, 8 февраль, “Татар-информ”, “Менделеевск яңалыклары”). Узган якшәмбедә ялларда бәзәкәлеләр боз астыннан балык тоту ярышына җыелдылар, дип яза “Менделеевск яңалыклары” газетасы.

Аларны хәтта 27 градуслы салкын да куркытмады. Чараны Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

Чулман буенда яшәүче салалыларның балык тоту каннарына сеңгән. Шуңа күрә ярышырга яше дә, карты да теләк белдерде. Илназ Кашаповка 11 генә яшь булса, Камил Гыйльфановка 63 яшь иде. Хатын-кыз-катнашучылар арасында Ләйсән Сибгатуллина аерылып торды, Рәзилә Хисаметдинова барысыннан да җитезрәк бәке тиште.

Хуплау төркеме ярышчыларга көч биреп кенә калмады, аларга җырлар да багышлады.

Иң күп балык тотып, Ришат Фәтхуллин беренчелек яулады, икенче урында – Илназ Кашапов, өченче – Рөстәм Хәбибуллин. Алар иганәче Рамил Таҗиевтан балыкчылар һәм аучылар өчен термокиемнәр алдылар, катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Авыл халкы таралырга ашыкмады: инеш өстендәге боз өсте уен кырына әверелде, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100