news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында юл һәлакәтендә иномарка капланган

Узган шимбәдә кич белән Чаллы-Әгерҗе юлының 26нчы чакырымында ике машина бәрелешкән.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Менделеевск районында иномарка түбәсенә капланган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган шимбәдә кич белән Чаллы-Әгерҗе юлының 26нчы чакырымында ике машина бәрелешкән. Шуларның берсе юл кырыена төшеп, түбәсенә капланган.

Авариядә имгәнүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot