news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында тимер юл вокзалы төзергә планлаштыралар

Районда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән булды.

Менделеевск районында тимер юл вокзалы төзергә планлаштыралар
http://mendeleevskyi.ru/

(Казань, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевск районында тимер юл вокзалы төзергә планлаштыралар. Бу турыда районга эш сәфәре белән килгән Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белән очрашуда сөйләштеләр.

Район башлыгы Валерий Чершинцев иске тимер юл вокзалын күрсәтте һәм район территориясе турында сөйләде.

«Менделеевск станциясе аша Казан-Мәскәү һәм Адлер-Пермь пассажир поездлары уза. Шулай Менделеевскида яшәүчеләр поездда Чаллыга кадәр бара. Безнең шәһәргә яңа заманча тимер юл станциясе кирәк», — диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot