Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында Татарстан аграрийларына газ-моторлы комбайн күрсәтәчәкләр
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында семинар була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрь көнне Татарстан аграрийларына газ-моторлы “Палессе” КЗ-4118к комбайнын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта “Менделеевск” мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында семинар узачак. Чараның максаты – комбайн һәм аның эшчәнлеге белән танышу.
Хәзер Менделеевск районында дөньяда аналогы булмаган “Палессе” КЗС-4118к газ-моторлы комбайн кыр сынаулары уза. Бердәнбер машина Белорусиядән кайтартылган. Сынау нәтиҗәләре буенча газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайннарны эксплуатацияләү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү буенча протоколны имзалау планлаштырыла.
Район башлыгы Валерий Чершинцев сүзләренчә, табышны аңлатып тору кирәкми: солярканың литры 40-42 сум тора, газ-мотор ягулыгы – 16 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз