news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында керәшен шагыйре Егор Уткинның 85 еллыгын билгеләп үттеләр

Татарстанның танылган мәдәният әһелләре, язучылар, артистлар шагыйрьне искә алу өчен аның туган авылына кайтты.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). 27 июльдә республиканың Менделеевск районында керәшен шагыйре Егор Уткин тууына 85 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тантанада катнашучылар арасында танылган мәдәният эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Николай Дунаев, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим бар иде.

Бәйрәм чаралары Бөрешле авылындагы истәлек ташы янында башланып китте. Биредә кайчандыр шагыйрь йорты торган.

"Үзе исән чакта биш җыентыгы чыкты, аннары дөнья күрмәгәннәрен туплап, “Күңелемә коя чишмәләр” китабын чыгарырга насыйп булды, – дип сөйләде шагыйрьнең улы Игорь Уткин. – Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итеп бастыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттем. Татарстан Язучылар берлеге бу инициативаны хуплады, алар тәрҗемә белән шөгыльләнүче төркем билгеләде".

Егор Уткин хәзер Менделеевск районына кергән Бөрешле авылында 1932 елның 27 июлендә туа. Шагыйрьнең тормышы Менделеевск шәһәрендә Л.Карпов исемендәге химик завод белән тыгыз бәйләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot