news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында ике ир-ат елгага төшкән машинада бата язган

Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчеләрне Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Менделеевск районында ике ир-ат елгага төшкән машинада бата язган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә 112 бердәм номерына Поспелово авылы янында Тойма елгасына автомобиль төшүе хакында хәбәр килгән. Машина салонында ике кеше булган, алар ярдәм сорап кычкырганнар, ә автомобильнең берсе акрынлап су төбенә киткән.

Урынга шунда ук Алабуга янгын-коткару гарнизоны, 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар юл тоткан.

Коткаручылар килгәндә машина инде тулысынча баткан диярлек, бары тик багажнигының арткы өлеше генә су өстендә калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гидравлик корал ярдәмендә арткы ишек аркылы Бәзәкә авылында яшәүче исерек хәлдәге ике ир-атны машинадан чыгарган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчеләрне Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot