news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган

28 яшьлек хатын-кыз һәлакәт урынында үлгән, аның ирен һәм улын Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Рус Сарсазы торак пункты янында фаҗигале юл һәлакәте турындагы хәбәр бүген 14.29 сәгатьтә килгән.

Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-ат идарә иткән “Опель Корса” автомобиле зур тизлектә юл кырыена төшеп киткән һәм капланган. Автомобиль юлдан берничә метр ераклыкта үскән агачларга бәрелеп кенә туктаган. 

Авариядә 28 яшьлек пассажир хатын-кыз урынында ук һәлак булган. Автомобиль белән идарә итүче ире белән 8 яшьлек улын  Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынына килгән 86 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре автомобильне тәгәрмәченә бастырган һәм аккумляторын сүндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot