Менделеевск районында автофургон 55 яшьлек ир-атны бәрдергән
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Менделевск районында «ДАФ» йөк машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Алабуга – Ижау трассасының 12нче чакрымында йөк машинасының җәяүлене бәрдерүе хакында хәбәр килә. Һәлакәт булган урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, зур тизлектә килгән автофургон 55 яшьлек ир-атны таптата. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә.