news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районы мариларның “Семык” бәйрәменә чакыра

Мари мәдәнияте бәйрәме Илнәт авылында узачак.

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә Менделеевск районының Илнәт авылында “Семык” Республика мари мәдәнияте бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстаннның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйрәмдә Татарстанның 10 муниципаль районы, Мари Элның Волжск һәм Горномарийск, Удмуртия Республикасының Алнаш һәм Кизнер, Башкортстан Республикасының Краснокамск, Киров өлкәсенең Нократ-Полянский районнары, Казан, Чаллы, Йошкар-Оладан да мари фольклор һәм вокал коллективлары катнашуы көтелә.

“Семык” кысаларында шулай ук «Чевер марий ӱдыр» һәм «Марий Патыр» конкурслары да узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot