news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районы комбайнчылары ике атнада урып-җыю эшләрен башкарырга ниятли

Уңыш гектарыннан 26,8 центнер тәшкил итә.

Менделеевск районы комбайнчылары ике атнада урып-җыю эшләрен башкарырга ниятли
agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Менделеевск районы кырларында, Тойма авылыннан ерак түгел, урып-җыю эшләренең кызган чагы. «КАМАЙ-АГРО» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюга кереште. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин белән берлектә район кырларында урып-җыюның барышын тикшерде һәм урып-җыю кампаниясе алдынгыларын билгеләп үтте. Бишкөнлек йомгаклары буенча, комбайнчы Риналь Әһлиев 380 тонна ашлык суктырган, шофер Зөфәр Абдуллин 660 тонна ашлык ташыган. Алар районда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Сүз уңаеннан, Риналь Әһлиев үз эшенең танылган профессионалы. 2018 елда ул республиканың иң яхшы комбайнчылары арасына керде.

«Бер гектардан 30 центнер алырга планлаштырдык, әлегә безнең хуҗалыкта арадаш нәтиҗә – 40, - дип уртаклаша белгечләр. - Барлык эшләрне дә яхшы агротехник срокларда башкардык». Хуҗалыкта бөртекле культуралар 900 гектар мәйданда чәчелгән. Игенне суктыруда өч, ә чабуда ике комбайн эшли. Ике «КамАЗ» машинасы һәм бер трактор яңа уңыш ташый. Алдынгы урында 8 механизатор эшли, алар арасында Әгълиевлар гаиләсенең барлык ир-атлар өлеше дә бар. «Һава торышы әлегә уңай, ике атна эчендә уракны төгәлли алырбыз» - дип сөенә гаилә башлыгы Рәис Әһлиев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, 23 августка 6,6 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 46 процентын тәшкил итә, 17,6 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 26,8 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100