news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районы Акътәҗек авылы халкы 30 ел көткән бүләккә ия булды

Биредә яңа клуб ачылды.

 (Менделеевск, 21 сентябрь, “Татар-информ”, “Менделеевск хәбәрләре”). Менделеевск районы Акътәҗек авылында 50 урынга исәпләнгән яңа клуб ачылды, дип хәбәр итә mendeleevskyi.ru сайты.

“Матур, уңайлы, иркен бина салалыларның очрашу урыны булачак, бинада җылы һәм иркен, – дип билгеләде мөдир Маргарита Григорьева. – Авыл халкы бу бүләкне 30 ел көтте. Район җитәкчелегенә, Валерий Чершинцевка зур рәхмәт. Узган ел халык җыенында иске бинаны ремонтлау турында сүз кузгаттык. Валерий Сергеевич клуб төзеләчәген әйтте”.

Заманча объект авылга кергәндә үк күзгә ташлана, чөнки ул тау башына урнашкан. Бер катлы бинада иҗади фантазияләр булдыру өчен барлык шартлар булдырылган: методик кабинет, китапханә, иркен тамаша залы.

Клуб ачылган көнне мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, башкалар да дулкынлану хисләре кичерде. Торак пункт зур түгел, анда үзара дустанә мөнәсәбәттә 150дән артык кеше яши. Бәйрәмгә авыл халкының олысы да, кечесе дә җыелды, башка авыллардан да килүчеләр булды. Илнәттән Ольга Кулакова төзелеш барышында ук аны тантаналы ачуны карарга теләгән булган: “Акътәҗеклеләр өчен шатмын, алар күптәннән яңа клуб турында хыялланды. Биредә халык тырыш, алар барысына да өлгерә – эшләргә дә, ял итәргә дә”, – ди ханым.

Авыл халкын һәм кунакларны истәлекле вакыйга белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Тәбрикләүләргә Татарстан марилары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Олег Третьяков, Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов кушылдылар. “Крепость” ЯАҖ подряд оешмасы җитәкчесе Роберт Бәдретдинов авыл клубына спорт җиһазлары алуга сертификатлар тапшырды. “Спецстрой” ҖЧҖ директоры Геннадий Парамонов Тула гармуны бүләк итте.

Әлеге милләт вәкилләре музыкаль сәләтләре белән аерыла. Элек үзен хөрмәт иткән һәр мари бии белгән. Алар җырга да һәвәсләр. Акътәҗектә яшәүче хәзерге яшь буын да моны исбатлый. Мәдәният йорты каршында “Памаш” фольклор ансамбле, мари һөнәрләренә өйрәтүче түгәрәкләр эшли. Моның белән генә туктамаячакбыз, үзебезнең концерт һәм чараларга тамашачыны җәлеп итәчәкбез. Безнең коллектив кечкенә, ләкин үз эшебезне яратабыз, дип сөйли мөдир Маргарита Григорьева.

Хезмәт сөючән, үз артыннан башкаларны да ияртәчәк клуб җитәкчесе сүзләренә ышанасы килә. Ул учреждение төзелеше барышын социаль челтәрдә даими яктыртып барган. “Төзелешкә күпме көч һәм чыгымнар сарыф ителгәнен киләчәк буын белсен, исендә тотсын, һәм бу бүләкне сакласын өчен ул. Исәбем төзелеш барышы турында альбом да булдырырга иде, ләкин әлегә өлгермәдем, әмма ниятләремне чынга ашырачакмын”, – дип ышандыра ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100