Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районының волонтёрлар төркеме Запорожьедан Рәхмәт хаты алды
Менделеевск районының волонтёрлар төркеме Запорожье өлкәсеннән Рәхмәт хаты алды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза.
Фронт сызыгына якын районнарда яшәүчеләр һәм хәрбиләр авыл активистларының даими гуманитар ярдәмен югары бәяләде.
Сәйтәк авылы халкына өчен бу көтелмәгән, ләкин бик шатлыклы бүләк булды. Махсус хәрби операция зонасыннан килгән җылы сүзләр — гуманитар йөкләрне (дарулар, бәйләү материаллары, азык-төлек һәм туган яктан хатлар) туплау буенча системалы эшкә җавап.

«Без «рәхмәт өчен» түгел, ә күңелдән эшләргә ияләшкәнбез, һәм сугышчыларыбызга, госпитальләргә, тыныч халыкка ярдәм итү тормышыбызның бер өлешенә әйләнде. Әмма синең тыйнак хезмәтеңне шунда, фронтта булган кешеләр билгеләп үткәч — күңелгә җылылык һәм шатлык тула. Кечкенә Сәйтәк авылы өчен бу - олуг хөрмәт. Димәк, безнең посылкалар чыннан да адресатка барып җитә», — дип искәртте клуб мөдире Ясминур Гыйззәтуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз