news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районының Татар Тәкәше авылында яңа «Ихлас» мәчете ачылды

Менделеевск районының Татар Тәкәше авылында яңа «Ихлас» мәчете ачылды
Фото: ТР Диния нәзарәте

31 майда Менделеевск районынының Татар Тәкәше авылында яңа «Ихлас» мәчете үз ишекләрен ачты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриевның Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте.

Аннары Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм аларның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде.

Мәчет бинасы 9 ай эчендә бөтен авылдашлар көче белән төзелә.

Таш мәчет 54 квадрат метр мәйданлы бер катлы бинадан тора, 45-50 кешене сыйдыра. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, мәчеттә заманча тәһарәтханә, шулай ук кухня да эшли. Бина инженерлык коммуникацияләренә тоташтырылган: су, электр, газ бар.

Мәчетне ачу тантанасы тәмамлангач, өйлә намазы укыдылар. Аннан соң мәчет ишегалдында корбан ашы узды: мәхәллә кешеләрен тәмле һәм хуш исле пылау белән сыйладылар, диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә Менделеевск районында, яңа ачылган мәчетне дә кертеп, 13 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot