news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районыннан хәрбиләргә һәм Лисичанск халкына 20 тонна ярдәм тапшырылды

Менделеевск районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы 20 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм партиясен китерделәр. Йөк Лисичанск гражданнары өчен дә, алгы сызыктагы сугышчылар өчен дә билгеләнгән.

Колоннаны китерүдә район башлыгы Роберт Искәндәров та катнашты. Ярдәм составына ашыгыч ярдәм каретасы, «Буханка» УАЗ автомобильләре һәм хәрби хезмәткәрләр соравы буенча эшләп бетерелгән ВАЗ-2114 автомобильләре, өч мотоцикл, шулай ук пончо, төзелеш материаллары, азык-төлек, су, медикаментлар һәм шәхси посылкалар кергән.

Йөкне 1232 һәм 430 нчы полкларга, Лисичанскига, шулай ук Изге Георгий бригадасына китерәләр.

Лисичанскида делегация Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашты, ул республика шефлыгындагы шәһәрләрне – Лисичанск һәм Рубежныйны торгызуны җитәкли.

«Шәһәргә төзелеш материаллары, техника, азык-төлек, гигиена чаралары алып килделәр. Тагын нинди ярдәм алып килергә кирәклеге турында фикер алыштык», - дип сөйләде Роберт Искәндәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot