Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында яшәүче гаилә махсус операция хәрбиләренә мотоцикл тапшырды
Менделеевск районында яшәүче Сәлахетдиновлар гаиләсе махсус операция хәрбиләренә үзләренең мотоциклын тапшырган. Бу хакта район башлыгы Роберт Искәндәров телеграм-каналында хәбәр итте.
«Днепр» мотоциклы – начар юллы шартларда да йөри ала торган чыдамлы техника. Район җитәкчесе әйтүенчә, мотоциклны хәрби шартларда куллану өчен җайлаштырып булачак.

Роберт Искәндәров Сәлахетдиновлар гаиләсенә актив гражданлык позицияләре һәм битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. «Сәлахетдиновлар гаиләсенә егетләребезгә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт», – дип ассызыклады район башлыгы.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз