news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында балык тоту буенча Татарстан Кубогына ярышлар була

22 октябрьдә Менделеевск районы Акътәҗек авылында ярдан спиннинг белән балык тоту буенча Татарстан Республикасы Кубогының шәхси һәм команда зачетлары узачак. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Ярыш 3 сәгатьлек 2 турдан торачак. Исәп авырлык буенча бара. Алабуга һәм чуртаннар өчен зурлыгы буенча чикләүләр юк.

Ярышларны «Татарстан балыкчылык спорты федерациясе» үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot