Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районында муниципалитет башлыгы Роберт Искәндәров яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән үзара хезмәттәшлек һәм патриотик тәрбия буенча башлык киңәшчесе вазифасына запастагы подполковник Сергей Залуженко билгеләнде.
Сергей Залуженко 1965 елның 4 февралендә туган. Ерак көнчыгышта, Әфганстан Республикасында, Каракум чүлендә, Чукоткада, шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында хәрби хезмәт үтә. 2015 елның августыннан 2026 елның февраленә кадәр ул Менделеевск районының хәрби комиссары вазифасын башкара.
Хезмәт казанышлары өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының дәүләт һәм ведомство бүләкләре, Татарстан Республикасының Фидакарь хезмәте өчен Дәүләт бүләге, шулай ук «Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең Менделеевск җирле бүлеге җитәкчесе итеп Софья Никитина билгеләнде.
Ул 2006 елның 3 августында туган, Казан (Идел буе) федераль университетында «Хокук белеме һәм хокук саклау эшчәнлеге» юнәлеше буенча юридик факультетта укый. Коммуникацияләр өлкәсендә эш тәҗрибәсе бар, узган елның июненнән Менделеевск районында матбугат сәркатибе булып эшли.
Район башлыгы яңа җитәкчеләргә үз вазифаларында уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз