news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында яңа аллея барлыкка килде

Менделеевск районында яңа аллея барлыкка килде. Чыршы һәм кәстәнә агачлары «Ижминводы» шифаханәсе территориясенә утыртылды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышының 78 еллыгына багышланган экологик акциядә сугыш чоры балалары булган шифаханә ветераннары, директор Сәлим Хәбибуллин җитәкчелегендә шифаханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Сугышта катнашкан Зәйнак Әһлиев та үз чыршысын утыртты.

«Узган елда Хәтер бакчасы барлыкка килде, агымдагы елда шифаханәгә озак еллар гомерләрен биргән хөрмәтле ветераннарны җәлеп иттек», — диде Сәлим Хәбибуллин.

Катнашучылар өчен чәй табыны әзерләнде, анда алар сугыш чоры җырларын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot