news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы ачтылар

Менделеевск районы Татар Чаллысы авылы җирлегендә  үзара салым программасы буенча җыелган акчага яңа балалар мәйданчыгы ачтылар. Эшлекле дүшәмбе вакытында моның турында район башлыгының урынбасары Ләйсән Галива хәбәр итте.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, партиянең җирле бүлегенең башкарма секретаре Миләүшә Макарова һәм җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова катнашты. Бу хакта «Менделеевск хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге мәйданчык үзара салым программасы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды.

Уен программасы тәмамлангач балаларга бүләкләр тапшырылды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot