news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында мәктәп туклануын контрольдә тотуны көчәйттеләр

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров эшлекле дүшәмбедә мәктәпләрдә туклануны оештыруны эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип билгеләде. Аның сүзләренчә, узган атнада мәгариф учреждениеләрендә тикшерүләр башланган..

Аерым игътибар Иж Тамагы авылы мәктәбенә бирелгән. Биредә балалар икенче чирек уртасына кадәр коры паек ашаган яки өйдән ризык алып килеп йөргән. Роберт Искәндәров ассызыклаганча, мондый хәл булырга тиеш түгел.

Проблеманы хәл итү өчен мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчелеге һәм ата-аналар белән очрашулар үткәрелгән. Аларга бу мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим иткәннәр. Бу атнада мәктәптә пешекче һәм аның ярдәмчесе эшкә керешә.

Район башлыгы мәсьәләне даими контрольдә тотарга, ата-аналар һәм педагоглар белән элемтәдә торырга кушты. «Һәр мәктәптә укучы балалар сыйфатлы һәм тиешенчә тукланырга тиеш», – дип билгеләп үтте Роберт Искәндәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot