Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск районында кырыктан артык кешегә исәпләнгән беренче глэмпинг ачылды
Менделеевск районында беренче глэмпинг ачылды. Ул Россиянең «Туризмны үстерү» программасы кысаларында торгызылган.
Глэмпинг ике яхшыртылган, ике гаилә һәм унике стандарт модульдән тора. 44 кунакка каралган заманча ял итү һәм сәламәтләнү урыны «Ижминводы — Шифалы су» шифаханәсендә урнашкан. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Озак көтелгән вакыйганың шатлыгын Сергей Иванов, Олеся Балтусова, Оксана Саргина һәм Гөлзада Руденкодан тыш ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, ТР Профсоюзлар федерациясенең шифаханә-курорт идарәсе башлыгы Дмитрий Антонов та уртаклашты. Кунакларны җырлар, традицион чәкчәк һәм икмәк белән каршы алдылар. Чарада катнашучыларны район башлыгы Радмир Беляев сәламләде.
«Глэмпинг безнең өчен беренче адым, моңарчы районда мондый әйбер күзәтелмәде. Хәзер Ык Тамагы һәм Тын Тауда да ял урыннары проектлаштырабыз. Бу туризм буенча комитеттан шифаханәнең якынлашучы йөзьеллык юбилеена яхшы бүләк», — дип билгеләде район җитәкчесе.
«Глэмпинг ел әйләнәсе кунаклар кабул итәчәк. Аларга «Сәламәтләнү» һәм «Санаторная» программалары буенча ял тәкъдим итәчәкбез. Икенчесе өч тапкыр туклану һәм яшәүдән тыш шифалануны да үз эченә ала, шуңа бераз кыйммәтрәк булачак», — диде Сәлим Ханнанович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз