news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында җирлек башлыгын ышанычны югалту сәбәпле отставкага җибәргәннәр

Менделеевск районының Абалач авыл җирлеге башлыгы Ландыш Шияпованы ышанычын югалту сәбәпле отставкага җибәргәннәр. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, ул әтисенә рәсми рәвештә теркәлгән «Абалач» ҖЧҖ коммерция предприятиесе белән җитәкчелек иткән. Искәртик, закон дәүләт хезмәткәрләренә төп эш белән параллель рәвештә бизнес алып баруны тыя.

Тагын бер хокук бозу Шияпованың муниципалитет өчен эшләр башкаручы шәхси эшмәкәр белән имзалаган контрактлары белән бәйле. Бу эшмәкәр — аның ире булып чыга. Бу Коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен боза.

«Прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча Ландыш Шияпова ышанычны югалту сәбәпле отставкага җибәрелде. Аның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды», - дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

news_right_1
news_right_2
news_bot