news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында ике җәяүлене машина бәрдергән

Менделеевск районындагы М7 трассасыннан видео чыкты. Биредә кичә ике җәяүлене машина бәрдергән. Аларның берсе урында ук һәлак булган.

Видеода күренгәнчә, өч кеше трассаның 13нче чакрымында «Мунайка» тукталышы тирәсендә җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара. Бер хатын-кыз арттарак бара һәм вакытында туктап калырга өлгерә.

Ике җәяүлене «Лада Веста» автомобиле бәрдерә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте аркасында 49 яшьлек хатын-кыз урында ук үлгән. Икенче зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot