news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевск районында депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Менделеевск районында депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләрен игълан иттеләр
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте

Менделеевскида Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауда тавыш бирү хокукына ия кешеләрнең 85 проценттан артыгы катнашкан. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Павел Миронов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Яңабирде авыл җирлегендә 5нче сайлау округы буенча кандидат Елена Скворцова өчен сайлаучыларның 91,94 проценты тавыш биргән.

Ижёвка авыл җирлегендә 3нче сайлау округы буенча, сайлаучыларның 90,41 процент тавышын җыеп, кандидат Роза Мәсәгутова җиңгән.

«Депутатларны өстәмә сайлауда катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук урыннарда эшне җиренә җиткереп башкарганнары, сайлау процессын төгәл оештырганнары өчен – комиссия әгъзаларына һәм активлык күрсәткәннәре өчен район халкына рәхмәт әйтәм», - дип искәртте киңәшмәдә район башлыгы Радмир Беляев.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда 200гә якын күзәтүче катнашуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot