Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск районы ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач кисте
Менделеевск районы Турай авылы халкы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә актив катнашуын дәвам итә. Битараф булмаган һәм ярдәмчел гражданнар посылкалар комплектлаштыру өчен өй токмачы кисте. Эш авылның Активист пенсионерлар берлеге тарафыннан башкарма комитет базасында оештырылды, дип яза «Татар-информ».
«Без егетләргә бераз булса да уңай хис-кичерешләр бүләк итәргә, туган йорт җылысын тойсыннар өчен аларга теләктәшлек күрсәтергә телибез. Бу изге эштә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез! Барысына да сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе телибез! Өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез!» - дип искәртте Турай авылы Ветераннар советы рәисе Роилә Моратова.
- 2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз